- тулу
- 1. Берәр нәрсәнең эче җанлы-җансыз нәрсәләр белән бөтенләй тулы булу, тулысынча биләнү, эчендә буш урын калмау 2. Берәр нәрсә эченә ни дә булса бик күп керү 3. күч. Берәр нәрсәнең өсте төрле-төрле яки бериш әйберләр, кешеләр һ. б. белән каплану 4. күч. Нин. б. бер урында бик күп булып җыелу (кешеләр, җанлы нәрсәләр тур.) 5. Таралу, аңку (ис. төтен һ. б. тур.) 6. күч. Билгеле бер хис, теләк һ. б. ш. белән сугарылу, тулысынча биләнеп алыну. Мәшгуль булу һәр сәгате эш белән тулган 7. Тазару, калынаю, ит куну, ит кунып кабару. Кабару, күперү 8. Өлгереп, туенып кабару (җиләк-җимеш, бөртекле үсемлекләр тур.) 9. күч. Гомумән өлгерү, җитлегү (кеше тур.) кыз булып тулды 10. Бөтен хәлгә килү, түгәрәкләнү (ай һ. б. тур.) 11. Бетү, чыгу, тәмамлану (срок, вакыт тур.) Билгеле бер вакыт, ара узу укый башлаганга ике ел тула. Күпмедер күләмгә, санга җитү 12. Йөкләнгән, тапшырылган, кушылган (эш, план һ. б.) тулысынча үтәлү план тулмый кала
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.